Татарстанда БПЛА һөҗүме режимы гамәлдә булса, тавыш бирү туктатылачак
18-20 сентябрьдә бөтен Россиядә сайлаулар узачак. Пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында сайлау участоклары ябылачакмы, дигән сорауга брифингта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җавап бирде.